news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

«Теле барның — иле бар» - 2021 елгы Бөтенроссия халык саны алуга багышланган иң яхшы материал номинациясендә «Рәхмәт хатлары» һәм истәлекле бүләкләр алучылар арасында «Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәракшина да бар.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). «Татар рухы һәм каләм» Х Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел бәйгегә өч номинация буенча эшләр кабул ителде.

«Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә җиңүчеләр:

  • Шакирова Фәгыйлә Рәшит кызы (Фәгыйлә Шакирова ютуб-каналы);
  • Нигъмәтҗанов Фәнил Нәҗип улы («Теләче» газетасы);
  • Әхмәтҗанова Фәния Кәбир кызы («Ватаным Татарстан» газетасы).

«ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иң яхшы эшләр циклы»:

  • «Идел» журналы;
  • «Аргументы и факты — Регион» (Татарстан) газетасы редакциясе;
  • «Яңа гасыр» каналының «7дней» редакциясе.

«Теле барның — иле бар». 2021 елгы Бөтенроссия халык саны алуга багышланган иң яхшы материал:

  • Еникиев Илдар Ривгать улы (БТК Башкортстандагы вәкиллеге)
  • Кашапова Сөембикә Кыям кызы («Мәдәни җомга» газетасы)
  • Мозаффарова Эльвира Фирдүс кызы («Ирек мәйданы» газетасы)

Һәрбер номинациядә җиңүчегә акчалата премия һәм диплом биреләчәк.

Шулай ук жюриларның тәкъдиме буенча түбәндәге катнашучыларга «Рәхмәт хатлары» һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

  • Кыямова Мөршидә Галләм кызы / «Идел» журналы
  • «Апас-информ» / җит. Хилавиева Гүзәл Галимулла кызы
  • Ахунова Зәлия Рәфис кызы / «Бәхет ачкычы» радио тапшыруы
  • Мөбәрәкшина Зилә Нияз кызы / «Татар-информ» МА
  • «Тол буйлары» ТРК / җит. Габделхакова Җәүһәрия Сәетгали кызы
  • Нигъмәтҗанов Ирек Гарифулла улы / «Гаилә һәм мәктәп» журналы
  • «Без бергә”газетасы редакциясе
  • «Яңа Гасыр «ТРК» АҖ Яңалыклар хезмәте / «Ай да Татарстан”сюжетлар циклы
  • «Яңа Гасыр «ТРК» АҖ / «Ком сәгате» тапшырулары
  • «Хозур» нәшрият йорты / җит. Хәмидуллин Ришат Әхтәм улы
  • Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы / «Актаныш-информ»
  • «Яңа Гасыр «ТРК» АҖ / «Без-татарлар” фильмы
  • Сафиуллина Рузия Фәхим кызы /”Идел” журналы
  • «Болгар» радиосы / «Яңа Гасыр «ТРК” АҖ
  • «Казан утлары» журналы /җит. Галиуллин Рөстәм Госман улы

Якын арада оештыручылар җиңүчеләр белән элемтәгә керәчәкләр. Бүләкләү тантанасының төгәл вакыты өстәмә хәбәр ителәчә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100