news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин яратам сине, Татарстан» видеороликлар конкурсына гаризалар кабул ителә

1 урынга 120 мең сум; 2 урынга 100 мең сум; 3 урынга 50 мең сум приз бирелә.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 2021 елның 30 ноябрендә «Мин яратам сине, Татарстан» дип аталган видеороликлар конкурсы игълан итте. Конкурс «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.

«Үз республикагызны ни өчен яратуыгыз, аның сезнең өчен нинди кыйммәткә ия булуы һәм Татарстан турында кунакларга ниләр сөйләр идегез — шул турыда видеоролик төшерегез. Татарстанны нәрсәдән башка күз алдына китерә дә алмавыгыз турында видеода ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләргә тырышыгыз. Шундый шәхси тәэсирләрдән һәм тарихлардан республика, аның кешеләре, истәлекле урыннары һәм башка бик күп нәрсәләр турында уникаль хикәя килеп чыгарга мөмкин», — ди оештыручылар. 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы хәбәр иткәнчә, видеоролик өчен ике формат билгеләнгән.

  • өч минутка кадәр;
  • бер минутка кадәр.

Видеороликларыгызның оригиналларын MPEG4 яки AVI форматында 17 декабрьгә кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: oprt.tatar@yandex.ru. Социаль челтәрләрдә эшләрне урнаштырганда аккаунт ачык булуын тикшерү һәм түбәндәге хэштегларны күрсәтү сорала: #МинЯратамСинеТатарстан #Годныхязыкрт #15летОПРТ.

Бәйгедә теләге булган һәр кеше яки теләсә кайсы иҗади коллектив катнаша ала. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Җиңүчеләрне 2021 елның 24 декабрендә билгелиячәкләр. Конкурсның гомуми приз фонды 540 мең сум. Видеороликларның һәр форматында өч җиңүче билгеләнә. 1 урын — 120 мең сум; 2 урын — 100 мең сум; 3 урын — 50 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100