Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың «Гаилә» паркында parkrun атналык йөгерешләре башлана
Дистанцияне йөгереп тә, Скандинавия йөреше белән яки атлап йөреп тә узарга мөмкин.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә, 9:00 сәгатьтә «Гаилә» шәһәр паркында parkrun атналык йөгерешләренең рәсми ачылышы була. Түбән Кама Россиядә parkrun хәрәкәтенә кушылачак 62нче шәһәр булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Parkrun хәрәкәте — 5 километр ераклыкка вакытка йөгерү, ул һәр шимбә көнне туксаннан артык Россия паркында уза. Катнашу җиңел: сайтта шәхси штрихкод алырга һәм шимбә көнне йөгереш стартына килергә кирәк. Штрихкодның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән, ул parkrun үткәрелә торган теләсә кайсы паркка туры килә: Россиядә дә, чит илләрдә дә.
Дистанцияне йөгереп тә, Скандинавия йөреше белән яки атлап йөреп тә узарга мөмкин. Дусларыгыз, коляскалы балалар, этегез белән килергә була, иң мөһиме — фикердәшләр компаниясендә шимбә иртәсен актив каршыларга кирәк.
«Parkrun йөгерешендә катнашкач, теркәлгән катнашучыга дистанцияне узу вакытын күрсәтеп хат килә, бу атна саен үз нәтиҗәләрең динамикасын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Түбән Камада маршрут „Гаилә“ паркы территориясе буйлап ике тапкыр әйләнүдән гыйбарәт. Старт һәм финиш — парк үзәгендә». — ди хәрәкәт директоры Рәис Шәехов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз