news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Арча районындагы берничә мәктәпнең ашханәсендә хилафлыкларга юлыккан

Кайбер ашханәләрдә азык-төлекнең яраклылык срогы һәм саклау кагыйдәләре бозылган.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Прокуратура Татарстанның Арча районындагы берничә мәктәпнең ашханәсендә хилафлыкларга юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтү ведомствосы ачыклаганча, белем бирү учреждениеләрендә V-X сыйныфлар өчен ике атналык меню Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белән килештерелмәгән булган. Моннан тыш, берничә мәктәпнең ашханәсендә медицина тикшерүе һәм гигиена курслары узмаган хезмәткәрләр эшләгән, азык-төлекнең тәүлеклек пробалары кагыйдәләр буенча сакланмаган, ашамлыкның сыйфатына бәя бирелмәгән, шулай ук азык-төлекнең яраклылык срогы һәм саклау кагыйдәләре бозылган.

Прокуратура районның Мәгариф идарәсе башлыгы һәм мәктәп директорлары адресына гариза юллаган. Шуннан соң барлык хилафлыклар бетерелгән, гаеплеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100