news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган

Китапны «Казан утлары» журналы тәкъдим итте.

Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган
Максим Каримов

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Казан утлары» журналы Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын бастырды. Социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралгач ук, китапка Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган. Бу хакта журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Без журналда чыккан иң кызыклы һәм укучы яратып укыган әсәрне кесә китабы форматында чыгарырга булдык. Беренче булып Нәбирә Гыйматдинованың „Уйламаган көнем юк“ повесте аерым китап булып чыкты. Социаль челтәрләрдә китап турында мәгълүмат таралгач ук, Татарстан районнарында яшәүче укучылардан күп шалтыратулар, заказлар килде», — диде ул.

Баш мөхәррир кесә китабы форматының уңай булуын ассызыклады. «Аның форматы бик җайлы — кесәгә сыярлык. Китап тышлыгында күрсәтелгән QR-код аша укучы китап турында фикерләшүгә күчә ала», — ди ул.

Китапның эчтәлегенә килгәндә, баш мөхәррир сүзләренчә, төп геройлар — хәзерге заман кешеләре. Хәзерге заманда мәхәббәткә урын бармы, ул мәңгелек хисне укучы таный беләме сорауларына җавап эзләнә.

«Татар-информ» агентлыгы «Казан утлары» журналының яңа форматтагы китаплар чыгаруы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot