news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туристлык индустриясе оскары»н 2020 һәм 2021 елларда Казанда тапшырачаклар

ТР Президентының бәйгегә нигез салучы Грэм Кук белән очрашуы вакытында шул хактагы килешүгә ирешелде.

«Туристлык индустриясе оскары»н 2020 һәм 2021 елларда Казанда тапшырачаклар
tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Kсения Перепеченова). Рөстәм Миңнехановның туризм өлкәсендә World Travel Awards бәйгесенә нигез салучы Грэм Кук белән очрашуы вакытында яклар премия бүләкләрен тапшыру тантаналарын 2020 һәм 2021 елларда Казанда үткәрү хакында килеште. Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге премияне тапшыру буенча ике тантананы Татарстанда үткәрү турында килешүгә ирешелде. 2020 елда техник технологияләр өлкәсендә шушы премияне тапшыру тантанасы уздырылса, 2021 елда Казанда дөньякүләм туристлык премиясенең төп финалы үтәчәк», - диде Иванов.


World Travel Awards премиясе сәяхәтләр, туризм һәм кунакчыллык индустриясендәге төп секторларда лидерларны билгеләү өчен 1993 елда гамәлгә куелган. Бүләк туристик кунакханәләр һәм торак, туристик истәлекле урыннар һәм авиакомпанияләр кебек категорияләрдә тапшырыла. Премияне еш кына «Туристлык индустриясе оскары» дип атыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100