news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнарында Интернетка тоташу челтәрләрен яңарту мөмкинлекләре карала

"Иске технологияләр калган урыннарда яңага алмаштыру бурычы тора”, - дип әйтте “Таттелеком” компаниясе җитәкчесе.

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан районнарында Интернетка тоташу челтәрләрен яңарту мөмкинлекләре карала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта “Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавабында “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Айрат Нуретдинов әйтте.

Билгеле булганча, бүген районнарда Интернетка тоташу, нигездә, DSL – элекке телефон кабельләре буенча үткәргечләр аша гамәлгә ашырыла. Айрат Нуретдинов DSL технологиясендә Интернет куллану мөмкинлекләре чикле булуын таныды.

“Соңгы елларда технологик алгарыш күзәтелә. GPON технологиясе барлыкка килде. Без хәзер челтәрләрне GPON технологиясенә кадәр яңарту мөмкинлекләре турында уйлыйбыз. Бу аеруча Казан яны торак пунктларына, район үзәкләренә кагыла. Якын елларда күп кенә халык өендә яхшы оптик мөмкинлекләр алыр дип уйлыйбыз”, - диде Айрат Нуретдинов.

“Безнең өчен бу үсеш ноктасы булып тора. Иске технологияләр калган урыннарда яңага алмаштыру бурычы тора”, - дип әйтте компания җитәкчесе.



GPON – киң полосалы челтәр, ул бер кабель буенча Интернет, телевидение, телефония хезмәтләрен бертөрле югары сыйфатта алу мөмкинлеген бирә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100