news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алынучы төбәкләр унлыгына керде

Ноябрь ае дәвамында «Демография», «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» кебек илкүләм проектлар аеруча киң яктыртылган.

Татарстан илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алынучы төбәкләр унлыгына керде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы илкүләм проектлар контекстында гаммәви мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган төбәкләр унлыгына керде. Бу хакта «Медиалогия» тикшеренүендә хәбәр ителә.

Шул ук вакытта, «Демография», «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» кебек илкүләм проектлар аеруча киң яктыртылган. Аларның һәркайсы буенча хәбәрләр саны 24,5 меңнән артып киткән. Шулай ук «Мәгариф» (17,6 меңгә якын хәбәр), «Сәламәтлек саклау» (17 мең тирәсе) илкүләм проектлары да киң яктыртылган.

Төбәкләр арасында Мәскәү (9 мең хәбәрдә телгә алынган) рейтингның иң югары баскычында урнашкан. Унлыкка шулай ук Санкт-Петербург шәһәре, Түбән Новгород, Тверь, Свердловск, Мәскәү, Самара өлкәләре, Татарстан һәм Башкортстан республикалары, Краснодар крае кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100