news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга һәйкәл ачтылар

Һәйкәл ачылу тантанасы Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында узды.

Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга һәйкәл ачтылар
e-nkama.ru

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга бюст ачтылар - яңа һәйкәл танылган полководец исемен йөртүче Татарстан кадетлар корпусы территориясендә куелды. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәйкәл ачылу тантанасы Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында узды. Ул Гани Сафиуллинның төнге һөҗүмнәре көндәшләренә коточкыч куркыныч тудырган, ә аның тактикасы хәтта чит дәүләт җитәкчеләрен дә сокландырган, диде.

«Ул чын герой иде, аның турындагы истәлекләрне яшь буын өчен мәңге сакларга кирәк», - диде Сергей Погодин.

1942 елда Гани Сафиуллин Сталинград сугышында батырлык күрсәткән 38нче укчылар дивизиясен җитәкли. Аның дивизиясе хәрби хезмәткәрләре Сталинград янында 18 меңнән артык солдат һәм дошман офицерын әсирлеккә ала,108 танкны, 1 меңнән артык автомашинаны, 22 самолет һәм өч бронепоездны юк итә. Үз батырлыклары өчен дивизиягә гвардия, ә Гани Сафиуллинга генерал-майор исеме бирелә.

1943 елның апрелендә аны 25нче гвардия укчылар корпусы командиры вазифасына билгелиләр. Алар Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Алга таба генерал җитәкчелегендә совет сугышчылары Румынияне, Венгрияне, Чехословакияне немец илбасарларыннан азат итә.

Гани Сафиуллин 1973 елда Казанда вафат була.



news_right_1
news_right_2
news_bot