news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

Делегатлар төрле секцияләргә бүленеп эшләде.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте үзенең 30 еллык юбилеен тантаналы җыелыш белән билгеләп үтте. Анда татар милли хәрәкәте активистлары катнашты. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Тантанага өлкәнең барлык районнарыннан, шәһәрләрдән, хәтта Татарстаннан да 250ләп кеше килгән иде.

Делегатлар «Финанслар», «Татар гаиләсе», «Яшьләр һәм спорт», «Милли мәгариф», «Массакүләм мәгълүмат чаралары» һәм «Мәдәният» секцияләренә бүленеп эшләде. Һәркайсында төпле фикерләр яңгырады, кызыклы тәкъдимнәр кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100