news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенең исеме билгеле

Казан шәһәре башкарма комитетының шәһәр гербын һәм әләмен урнаштыру мәсьәләләрен килештерү буенча комиссиясе «Казан» сүзен куллануга рәсми рөхсәт биргән.

Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенең исеме билгеле
www.kzn.ru

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Казанның Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенә KazanMall исеме биреләчәк. Объект исемендә «Казан» сүзен куллануга рәсми рөхсәтне Башкарма комитетның шәһәр гербын һәм әләмен урнаштыру мәсьәләләрен килештерү буенча комиссиясе биргән. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гаилә белән ял итү үзәге исемендә «Казан» сүзен куллануга рөхсәтнең чикләнмәгән вакыты бар. Юридик затның исемен бетергән, үзгәрткән яки алмаштырган очракта, рөхсәт гамәлдән чыгарылган дип саналачак.

Павлюхин урамында гаилә ялы үзәге 2018 елда төзелә башлады. Ачылу 2020 елның августына планлаштырылган.

Казанның үз рәсми символлары бар, шул исәптән герб һәм әләме. Рәсми символларның сурәтләре һәм тасвирламасы, аларны куллану тәртибе Казан шәһәр Думасы тарафыннан расланган махсус нигезләмә белән билгеләнә.

Шәһәр гербын һәм әләмен урнаштыру мәсьәләләрен килештерү буенча Комиссия гаризаларны карый һәм рәсми символларны (гербны һәм әләмне) һәм сүз символларын («Казан» һәм «Зилант» сүзләрен, аның нигезендә сүзтезмәләрне, фамилияләреннән һәм үз исемнәреннән кала) куллану хокукыннан баш тарту турында рөхсәт яки бәяләмә бирә.

Комиссия составына башкарма комитет аппараты җитәкчеләре һәм белгечләре керә, алар иҗтимагый башлангычларда үз эшләрен алып баралар. Комиссия үз эшчәнлегендә РФ Конституциясенә, ТР Конституциясенә, федераль һәм республика законнарына, Казан Уставына һәм башка документларга таяна. Комиссияне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100