news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә шугалакны ачуда татар милли киемнәре кигән яшьләр катнашты

Оештыручылар флешмоб үткәрде.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Омскида Мега сәүдә үзәге янындагы шугалакны ачу тантанасы булды. Анда Омск өлкәсенең төбәк милли-мәдәни мохтәрияте каршындагы «АЮ» татар яшьләре берлеге әгъзалары да катнашты. Бу турыда Омск өлкәсе төбәк милли-мәдәни мохтәрияте хәбәр итә.

Сәүдә үзәге янындагы шугалакны ачу хөрмәтенә «МЕГАмаскарад» оештырдылар. Милли кием кигән егетләр һәм кызлар шугалакта күңелле ял итте.

Оештыручылар бенгаль утлары белән флешмоб үткәрде. MEGA Friends акциясендә катнашучыларга түләүсез чәй һәм кабартма тараттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100