Менделеевскида беренче республика медиаконкурсында катнашучыларны бүләкләделәр

Компетентлы жюри һәр эшне темасы, бизәлеше, сыйфаты һәм видеоны монтажлау, үзенчәлеге буенча бәяләде.
(Менделеевск, 10 декабрь. «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары» , Анжела Райсян). Менделеевскида «Әни — кояшым минем» беренче республика медиаконкурсында катнашучыларны бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Бәйгене Валерий Замятин оештырды. Катнашучыларга иҗади формада иң якын һәм газиз кешеләре — әниләре турында сөйләргә кирәк булды. Видеокотлаулар, фотоколлажлар һәм фотопрезентацияләр кабул ителде.Агымдагы елда Менделеевск, Алабуга, Яр Чаллы, Әгерҗе, Түбән Кама, Мамадыш, Лениногорск, Тукай, Мөслим районнарыннан, Казаннан мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән һәм мәктәпләрдән 220 конкурсант көч сынашты.Компетентлы жюри һәр эшне темасы, бизәлеше, сыйфаты һәм видеоны монтажлау, үзенчәлеге буенча бәяләде.