Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада әфганчылар хезмәттәшләренең тол калган хатынының хәлен белде
Ул авырудан соң ике аяксыз калган һәм хәзер беренче төркем инвалид икән.
(Кукмара, 10 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Шушы көннәрдә Кукмара районы Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары Рәшит Шакирҗанов, Фәнис Кәримуллин, Азат Хуҗин, Райнур Минемуллиннар хәрби иптәшләре Айрат Галиевнең тол калган хатыны Рушаниянең хәлен белергә барды.
Ул авырудан соң ике аяксыз калган һәм хәзер беренче төркем инвалид икән. Бүгенге көндә аны балалары: кызы һәм студент улы тәрбияли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Айрат Галиев — әфганчы ветеран. Ул Кабулда хезмәт иткән һәм яраланган. Ә берничә ел элек хезмәттәшебез вафат булды. Инвалидлар көне уңаеннан без әфганчылар исеменнән аның гаиләсен күчтәнәчләр белән сөендердек, хәлләрен белешеп, борчыган мәсьәләләр турында сораштык. Рушания игътибар күрсәткән өчен барыбызга да рәхмәтен белдерде», — диде сугышчы-интернационалист Рәшит Шакирҗанов.
Шулай ук без, ветераннар, һәлак булган иптәшләребезнең каберләренә дә барабыз, дип сөйләде ул.
Быел октябрь аенда Зур Кукмара авыл җирлегендә һәм районның кайбер башка авылларында әфганчылар истәлегенә мемориаль такталар да куелды.
Чыннан да, әфганчылар бик бердәм, алар хезмәттәшләренең әниләрен, туганнарын онытмыйлар. Барлык истәлекле даталар, бәйрәмнәр уңаеннан һәм сәбәпсез генә дә килеп хәлләрен белә, аралаша, ярдәм итә, бүләкләр бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз