news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә ни өчен 31 декабрьне ял көне итәргә җыенмауларын аңлаттылар

Хакимият өстәмә ял көнен игълан итү икътисади яктан отышлы түгел, дип саный.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Елның соңгы көнен гамәли һәм икътисади күзлектән чыгып ял көне итеп игълан итү максатка ярашлы түгел. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан - илнең икътисади һәм сәнәгать үзәкләренең берсе. Предприятиеләрдә Татарстанны гына түгел, илне дә, чит ил кулланучыларын да продукция белән тәэмин итүче йөзләгән мең кеше җәлеп ителгән. Шуңа күрә икътисади һәм гамәли күзлектән, өстәмә ял көне ясау максатка ярашлы түгел», - дип аңлатты Галимова.

Өстәмә ялны кертү мәсьәләсе турында әле фикер алышынмаган, әмма карар күпчелек гражданнарның фикерен исәпкә алып кабул ителәчәк, дип өстәде ул.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында элек эш бирүче хезмәткәрләргә билгеле бер шартларда 31 декабрьдә өстәмә ял бирә ала, дип сөйләгән иделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100