news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илкүләм программа буенча Татарстанда 3,5 меңгә якын социаль объектта Интернет булачак

Министр урынбасары Альберт Яковлев әйтүенчә, Интернет хезмәтләрен үзәкләшкән төстә күрсәтү хисабына бюджет акчасы экономияләнә.

Илкүләм программа буенча Татарстанда 3,5 меңгә якын социаль объектта Интернет булачак
tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «РФ Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында, Татарстанда 3 мең 460 социаль объектны Интернетка тоташтыру ниятләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев әйтте.

«РФ Цифрлы үсеш министрлыгы һәм „Таттелеком“ компаниясе арасында дәүләт контракты төзелгән. „Таттелеком“ 1913 компанияне югары тизлекле оптик элемтә каналлары аша Интернетка тоташтырачак. Бу эшне өч елда башкару ниятләнә. Беренче этап уңышлы төгәлләнгән. 566 объект тоташтырылган», — диде ул.

1547 объектка исә, 4G и LTE радиотехнологияләре буенча Интернет кертү ниятләнә. Альберт Яковлев бу эшне «Ростелеком» башкарачагын әйтте.

Интернет хезмәтләре үзәкләштерелгән төстә күрсәтелә һәм республика бюджетыннан финанслана. Яковлев сүзләренчә, шуның хисабына бюджет акчасы экономияләнә.

«Элек Татарстанда бюджет өлкәсенең социаль өлкә объектлары Интернетка тоташтырылган иде инде. Бүген шундый 8966 объект исәпләнә. 1738 объект тизлекле оптик элемтә каналлары аша Интернет белән тәэмин ителгән», — диде Альберт Яковлев.

«Әгәр бу учреждениеләрнең һәркайсы Интернет хезмәтләрен мөстәкыйль сатып алса, чыгымнар 60 млн сум булыр иде, бүген экономия шактый, барлык дәүләт хакимияте органнары өчен Интернет чыгымнары 6 млн сум», — дип белдерде министр урынбасары.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100