news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Кыш бабайлар парадка чыга

Татарларның - Кыш, удмуртларның Тол бабае, марилардагы Йу “што“ кугыза бердәм булып парадка чыгачак.

(Әгерҗе, 6 декабрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). 23 декабрьдә Әгерҗедә беренче тапкыр Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадын уздыру планлаштырыла. Татарларның - Кыш, удмуртларның Тол бабае, марилардагы Йу “што“ кугыза бердәм булып парадка чыгачак, дип яза җирле басма.

Парад “Яшьлек“ паркыннан башлана һәм район Мәдәният сарае янындагы төп чыршы янында тәмамлана. Сүз уңаеннан: нәкъ менә шушы көнне Кыш бабайлар, Кар кызлары төп чыршыдагы утларны да кабызачак. Аннан биредә бәйрәм башланып китә. Флеш-моб, төрле уеннар, бәйгеләр – җыеп кына әйткәндә, бик матур, дәртле бәйрәм булачак биредә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100