Татарстанда көннәр 16 градуска кадәр суытачак

Төнлә температура 23 градуска кадәр салкын булуы мөмкин

  (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек.
Көндез Казанда температура 9-11 градус салкын, Татарстан буенча – 8-16 градус.
12 декабрьгә каршы төндә республикада болытлы һава, явым-төшем көтелми, төнлә температура 12-17 градус салкын, урыны белән 23 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.