Нурлат эчке эшләр бүлеге 11 айда 21 коррупцион җинаятьне ачыклаган

Авыр коррупцион җинаятьләр буенча 4 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган

 (Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нурлат муниципаль районының эчке эшләр бүлегендә 2012 елның 11 аенда 21 коррупцион, 18 вазифаи җинаятьне ачыклаганнар. Шуларның 9ы – вазифаи вәкаләтләрдән явыз нияттән файдалану, 7се алдау, 2се эшкә салкын карау.
Авыр коррупцион җинаятьләр буенча 4 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.