Яшьлек ансамбле 60 еллык юбилеен бәйрәм итте

Яшьлек ансамбле 60 еллык юбилеен бәйрәм итте

(Екатеринбург, 10 декабрь, «Татар-информ», Миңсылу Ижгузина). “Яшьлек” ансамбле Свердловск өлкәсендә якташларыбызның яраткан иҗат төркеме дисәм, мин һич тә ялгышмам. Ансамбльнең җырчылары һәм баянчылары үзләренең моңлы тавышлары, милли көйләре белән милләттәшләребезне даими шатландырып, ә биючеләре идәннәрне селкетеп биеп, картларда да яшьлек дәртләрен уяткан чаклар күпләргә менә инде 60 ел буе таныш.

Тарихка күз салсак, шәһәребездәге татар-башкорт җыр һәм бию төркеме Уралмаш заводының Сталин исемендәге мәдәният сараенда 1947 елда эшли башлый. Аның беренче җитәкчеләре булып Әхәт ага Вәлиев, Хәмзә ага Мәрвәровлар булганнар.

1957 елны оста баянчы, моңлы җырчы, тумышы белән Пермь өлкәсенең Октябрь районының Енопай якларыннан булган Вәҗит ага Зиннуров үзешчән сәнгать төркеменә килеп кушыла. Бар яктан килгәнлеге, кешеләр белән бик тиз аралаша белүе белән ул күпләрне бик тиз үзенә җәлеп итә. 1963 елны Вәҗит Зиннуровка татар-башкорт үзешчән сәнгать төркеме белән җитәкчелек итү тапшырыла.

Үзешчән артистларыбызның чыгышларын якташларыбызның һәрвакыт яратып караганлыгын истә тотып, Вәҗит әфәнде, төркемне җитәкләүнең беренче көннәреннән үк талантлы милләттшләребез белән даими рәвештә эшли башлый. Аның җитәкчелегендә сәхнәгә Юныс Әмировның “Тамырлар” комедиясе, Хәй Вәхитнең “Беренче мәхәббәт” драмасы куела. Шушы пьесага көйләрне дә Вәҗит әфәнде үзе яза торган була.

1974 елдан башлап үзешчән сәнгать җыр һәм бию төркеме “Яшьлек” ансамбле дип атала башлады. Ансамбль үзенең чыгышлары белән өлкәбезнең бик күп авыл һәм шәһәрләрендә кунакта булды. Ел саен үткәрелеп килә торган сабан туйларында да ансамбль чыгышларын һәркем көтеп ала торган иде.

1995 елда “Яшьлек” ансамбле Халык ансамбле исеменә лаек булды.

Көннәр, айлар артыннан еллар да сизелмичә генә уздылар.

Алтмыш ел дәверендә ансамбльдә кемнәр генә җырламаганнар да, кемнәр генә биемәгәннәр, кемнәрнең генә чыгышлары көчле алкышларга күмелмәгән! ... Никадәрле парлар шушы төркемдә бер-берсен тапканнар. Менә аларның берсе – инде чирек гасырдан да артык сәхнәдә иҗат итүчеләр – Җиһания һәм Фәрит Әхмәтовлар.

- Беренче елларда ансамбльдә аеруча күңелле иде, - дип искә ала Җиһания ханым. – Репетиция була торган атнаның ике көнен көтеп ала торган идек. Әй, яшьлек, яшьлек инде ул. ... Балалар да туды, безнең белән бергә үстеләр, аларны да бирегә ияртеп килә торган идек. Сабыйларыбыз да безнең белән бергә җырларга өйрәнеп, халкыбызның моңнарын тыңлап үстеләр. Ә Вәҗит ага безне һәрвакыт әйдәүче, һәрберебезне сәхнәдә ничек чыгыш ясарга, ничек каушап калмаска өйрәтүче, бер сүз белән әйтсәк – киң күңелле, акыллы остазыбыз булды.

Вәҗит ага Зиннуров ансамбльне кырык ел җитәкләде. Кызганычка каршы ул күптән түгел якты дөньядан китеп барды. Менә инде икенче ел ансамбльнең җитәкчесе – “Яшьлек»тә инде егерме ел җырлаган – Урал саңдугачы Илдам Шәрипов.

Еллар үтеп, чәчләр чаларса да, кешеләргә шатлык өләшкән хезмәт беркайчан да онытылмый. Ансамбльне төрле елларда белгән шәһәр халкы узган шимбәдә Свердловск өлкәсенең Өлкә халык иҗаты йортына бүген Илдам Шәрипов җитәкләгән “Яшьлек”нең 60 еллык юбилей кичәсенә җыелды. Мәдәният сарае болай милләттәшләр белән шыгрым тулганлыгын күптән күргәнем юк иде. Залда инә төшәргә дә урын юк. Якташларыбыз “Яшьлек”не һич тә картайтмый, яшьлекнең һаман да яшь булына ышаныч белдереп килгәннәр. Һәм алга китеп булса да әйтим, һич кенә дә ялгышмаганнар.

Ветераннарны котлау белән башланган тантана, кич буена зур алкышлар астында барды. Сәхнәдәшләр бүген остазлары – Вәҗит ага Зиннуровны искә алып, аңа баш иделәр.

Котлаулар, чәчәк бәйләмнәре җыр-бию белән алышынды... Татарстан Республикасының Уралдагы Даими вәкиллеге исеменнән Даими вәкил урынбасары Хәйдәр Гыйльфанов ансамбльгә Рәхмәт хаты, ә җырчыбыз Илдам Шәриповка Мактау грамотасы тапшырды. Башкортстан Республикасының Уралдагы Даими вәкиллеге хезмәткәре Гөлкәй Хәмидуллина, Өлкә татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Сәрия ханым Бакирова, “Верхисетский” мәдәният йортының генераль директоры урынбасары Люция ханым Ризванова, Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районыннан килгән татар-башкорт оешмасы рәисе Мәрзия ханым Исмәгыйлова, Милли-медиа холдинг җитәкчесе Фәвия ханым Сафиуллина һ.б., һ.б. бик күп якташлар ансамбль исеменә җылы теләкләрен юлладылар.

Илдам Шәрипов бүгенге кичәне оештыру белән бергә якташларыбызга яраткан җырларын да бүләк итте. Тормыш сукмакларында төрле бусагаларны атларга туры килсә дә, җырчыбызның һаман да шулай көр күңелле, халык белән бергә булуына һәркем сөенеп утырды. Ветеран җырчыларыбыз Зөлфия Мөбәрәкшина, Валерий Котлыев, Фәүзия Солтанова, Фәүзия Әлбитова, Борис Закиров, Лилия Шагалиева, Фәйрүзә Исламова Фәрит һәм Җиһания Әхмәтовлар да читтә калмадылар: бәйрәмгә үз өлешләрен кертергә ашыктылар. Баянчыларыбыз Фәрит әфәнде Әхмәтов һәм Тәвис әфәнде Әфризонов бәйрәмгә өстәмә ямь биреп, халкыбызның иң матур көйләрен халыкка бүләк иттеләр.

Бүген “Яшьлек”нең яшь талантларны үстерүе аеруча куанычлы. Күп еллар буена шаян сүз остасы, ансамбльнең алып баручысы булган Рәйсә ханым һәм баянчы Альберт әфәнде Махияновларга бүгенге көн аеруча шатлыклы: аларның биредә инде “Уралның яшь сандугачы” исеменә лаек булган оныклары - Элиза Махиянова җырлый. Яшь җырчыбыз башкаруындагы татар халык җырларын да, заманча эстрада җырларын да халык көчле алкышлар белән каршы алды. Руслан Ваккасов, Лилия Сарбаева, Лилия Котлыева, Олег Әхтәмов, Вәрис Вәлиев, Илүсә Хәбибуллина, Регина Ситдикова кебек яшьләребезнең исемнәре дә бүген күпләргә таныш. Аларның күбесе инде төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат исеменә дә лаек булдылар. Яшь нәфис сүз остасы Эльвира Әсләмова да сынатмады: бәйрәмне бик матур итеп алып барды.

Алтмыш ел эчендә үзләренә лаеклы алмаш үстергән ветераннар “Яшьлек”нең киләчәге өчен тыныч. Алдагы юлларың да маяк булып янсын, алга барсын “Яшьлегем”.