Бөтендөнья Татар корылтаена Башкортстаннан ике вәкиллек бара

Бөтендөнья Татар корылтаена Башкортстаннан ике вәкиллек бара

(Уфа, 10 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан Бөтендөнья Татар конгрессының бу атнада Казанда үтәчәк корылтаена ике аерым вәкиллек бара булды. Аның шулай булачагын татар милли оешмалары вәкилләре алдан ук фаразлаган иде.

Эш менә нидә. Быел Башкортстан Татар конгрессы үзенең корылтаен үткәрү теләген белдереп, Башкортстан хакимиятләренә рәсми мөрәҗәгать иткәч, алар быел бу чараны үткәреп булмаячак, дип җаваплаган иде. Моны алар 450 еллык бәйрәмгә бәйле бик күп мәшәкатьләр һәм зур чыгымнар белән бәйләп аңлатты. Шуннан соң, БР Татар конгрессы үз корылтаен татар оешмалары көче белән үткәрергә һәм Казандагы Бөтендөнья Татар конгрессы корылтаена делегатларны да шунда сайларга карар итте.

Корылтай 8 декабрьгә тәгаенләнгән иде. Әмма Башкортстан җитәкчелеге соңгы мәлдә генә дилбегәне үз кулына алырга булды һәм, көтмәгәндә, 6 декабрьдә, татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен җыеп, конференция үткәрде һәм шунда Казандагы корылтайга квота белән билгеләнгән 60 вәкилне сайлап та куйды. Әлеге конференциядә Казаннан Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм аның урынбасары Фәрит Уразаев та катнашты. Бу хәл татар милли хәрәкәте җитәкчеләрен гаҗәпкә калдырды. Ни өчен дигәндә, республика түрәләре оештырган җыенда Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзаларының күпчелеге катнаштырылмады.

БР Татар конгрессы, Казанга сәфәр алдыннан, үзенең корылтаен барыбер, бернигә карамый, 8 декабрьдә үткәрергә булды. Шушы хәлдә киләсе адымнарны билгеләү өчен, БР Татар конгрессы корылтаен оештыру комитеты әгъзалары 7 декабрь көнне Уфада махсус киңәшмә үткәреп алды. Аны оештыру комитеты рәисе, профессор Мәҗит Хуҗин алып барды. “6 декабрьдә үткән конференциягә дә карамыйча, без үзебезнең 8 декабрьгә тәгаенләнгән корылтаебызны үткәрәчәкбез, - ди Мәҗит әфәнде. – Чөнки анда без элекке эшләргә йомгак ясарга, яңа Башкарма комитет сайларга тиешбез. Әлбәттә инде, Казандагы корылтайга үзебезнең вәкилләрне дә сайлыйбыз”.

Мәҗит Хуҗин рәсми хакимиятләр тарафыннан Казанга сайланган 60 делегат арасында БР Татар конгрессы кертергә теләгән 15 делегат булуын әйтте. “Шулай булгач, без 60 делегат урынына 45не генә сайлыйбыз”, - диде ул.

Шулай итеп шимбә көнне Уфада БР Татар конгрессы корылтае да үтте һәм анда да Казан корылтаена делегатлар сайланды. Әлеге корылтайны, алдан ук билгеләнгәнчә, Уфа “Нур” татар театрында үткәрергә ниятләгәннәр иде. Ләкин корылтайны оештыручылар хакимиятләрнең бу бинаны үзләре карамагына бирәчәгенә шик белдергән иде. Һәм бу шулай булып чыкты да. “Нур” театры бинасына кертмәгәч, БР Татар конгрессы корылтаен башка урында үткәрделәр һәм көн тәртибендәге барлык мәсьәләләрне тикшерделәр, яңа Башкарма комитет әгъзаларын сайладылар.

Шулай итеп Башкортстаннан Казандагы дөньякүләм корылтайга ике аерым вәкиллек бара булып чыкты. Рәсми төркемгә кертелмәгән татарларны Казанда ничек каршы алырлар һәм аларга нинди хөрмәт күрсәтелер, әлегә бу хакта әйтүе читен.