Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор прививка ясатмаган хезмәткәрләрнең эштән азат ителүен тикшерә
Аерым категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация турындагы карарны үтәү вакыты узды инде.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда кайбер категория гражданнарга Covid-19 коронавирусына каршы мәҗбүри вакцинация уздыру турындагы карарның үтәлешен тикшерү башланды. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе республиканың баш санитар табибы карары үтәлешен тикшерә башлады», — диделәр ведомствода.
Аерым категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация турындагы карарны үтәү вакыты узды инде. Әлеге документ нигезендә, 9 ноябрьгә кадәр вакциналаштырылырга тиешле хезмәткәрләр беренче прививканы гына булса да алырга тиеш иде, ә 7 декабрьгә алар препаратның икенче дозасын алачак. Эш бирүчеләр яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз