news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ясалган кетчупны халыкара космик станциядәге космонавтлар да куллана

Татарстан компаниясе 2011 елдан башлап космонавтларны әче соуслар һәм җиләк-җимеш джемнары белән тәэмин итә.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). «Махеевъ» Татарстан җитештерүчесе халыкара орбиталь станциягә үз продукциясен җибәрә. Халыкара космик станциядән видеоны 3 ноябрьдә космонавт Олег Артемьев җибәргән. Ул космоста иртәнге ашның ничек узуы турында сөйли һәм кырпы балыгын (белуганы) Алабугада ясалган аджика белән ашый. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлык мәгълүматы буенча, «Эссен Продакшн» компаниясе космонавтларны 2011 елдан әче соуслар һәм җиләк джемнары белән тәэмин итә башлаган. Галәмдә беренче булып мүк җиләгеннән джем күренә, аны Instagramда космонавт Сергей Волков күрсәтә, ул, 2015 елның 3 июлендә халыкара космик станциягә тоташып, Прогресс М-28М йөк корабын бушаткан вакытта төшергән.

2020 елның март башында Dragon SpaceX CRS-20 йөк корабле орбитага 1509 кг төрле йөк һәм азык-төлек китерә, алар арасында, гадәттәгечә, «Махеевъ» сәүдә маркасы белән җиләк-җимеш джемнары, аджика, горчица, керән (хрен) һәм кетчуп бар. Космонавтлар ашый торган ризык «Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек иминлеге федераль тикшеренү үзәге» нең «Азык-төлек концентраты сәнәгате һәм махсус азык-төлек технологиясе» фәнни-тикшеренү институтында тикшерү уза.

Космонавтларны тукландыру өчен җибәрелә торган «Эссен Продакшн» компаниясе продукциясе кибет киштәләрендәгеләрдән берни белән дә аерылмый. Кибетләргә дә, орбиталь станциягә дә бер үк төрле партияләрдән продуктлар таратыла, диелә бу хәбәрдә.

Космонавтның көндәлек рационы ике өлештән тора: төп өлеш - калориясе 2015 Ккал, аңа 140 төрдәге азык керә һәм өстәмә – калориясе 1000 Ккал. Ул гадәти азык-төлектән һәм сәнәгатьтә җитештерелә торган ризыклардан тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100