news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туристлык хезмәтләренә карата шикаятьләр саны ике тапкыр арткан

Күп мөрәҗәгатьләр коронавирус пандемиясе аркасында турист сәфәрләренең юкка чыгуына бәйле.

Татарстанда туристлык хезмәтләренә карата шикаятьләр саны ике тапкыр арткан
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда быел туристлык фирмалары эшчәнлегенә карата шикаятьләр саны артты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде. 

«Соңгы айда мөрәҗәгатьләр саны кимеде, әмма тулаем алганда, 2020 елда бездә туристлык хезмәтләренә карата шикаятьләр саны 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга артты. Бу аңлашыла да, чөнки коронавирус инфекциясе буенча чикләүләр туристлар сәфәренең юкка чыгуына китерде», — дип искәртте Трофимова.

Ул Россия Хөкүмәте тарафыннан хезмәт күрсәтү шартнамәләренең аерым тәртибе кертелгәнен искә төшерде. 2020 елның июленнән туроператорларның ике юлы бар: акчаны кире кайтарырга яки башка шундый ук алмаш тур тәкъдим итәргә, бу вакытта кулланучы өчен бәя артмый.

«Бу тәртип 2021 ел ахырына кадәр гамәлдә, әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында турист, әйтик, хәзер ноябрьдә баш тартса, 2021 елның декабренә кадәр аңа бу сәфәрне алыштырырга тәкъдим итә алалар», - диде Марина Трофимова.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, килешүне ирекле тәртиптә өзеп булмый икән, мондый мәсьәләләр суд тәртибендә хәл ителергә мөмкин, дип өстәде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда туристлык компанияләренең ким дигәндә яртысы коронавирус пандемиясе аркасында үз эшчәнлеген туктаткан, тик шул ук вакытта алар ябылмаган, дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100