news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Минем документлар» офисына гражданны банкрот дип тану турында гариза тапшырырга була

Банкротлык турында гаризаны күп функцияле үзәккә тапшыру өчен, түли алмаган әҗәтнең суммасы 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр булырга тиеш.

«Минем документлар» офисына гражданны банкрот дип тану турында гариза тапшырырга була
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елның 1 сентябреннән гражданнар банкротлык турында гаризаны, судка мөрәҗәгать итмичә генә, күп функцияле үзәккә бушлай тапшыра ала. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Гариза белән республикада эшләгән 59 күп функцияле үзәкнең теләсә кайсына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элек шәхси затларга банкротлык процедурасын суд аркылы башкару өчен акча түләргә туры килә иде. Яңа тәртип нигезендә, әлеге хезмәт күп функцияле үзәктә бушлай күрсәтелә. Пошлиналар һәм башка түләүләр таләп ителми», — диде Ленара Мозаффарова.

Көз башыннан бирле «Минем документлар» офисына татарстанлылардан банкротлык буенча 417 гариза тапшырылган, шуларның унысы гына канәгатьләндерелгән. Моның төп сәбәбе — күпчелек «банкрот» буларак танылуның тәртибен аңлап бетерми.

«Банкротлык турында гаризаны күп функцияле үзәккә тапшыру өчен түли алмаган әҗәтнең суммасы 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр булырга тиеш. Тагын бер мөһим шарт — мөлкәте булмау сәбәпле, әлеге гражданинга карата суд приставлары тарафыннан тикшерү эше тәмамланырга тиеш. Әлеге мәгълүматны Федераль суд приставлары хезмәте сайтында тикшереп була», — диде күп функцияле үзәк директоры.

Төп шартлар үтәлмичә, банкротлык турында гариза тапшыру вакытны бушка уздыруга тиң.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100