news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленара Мозаффарова: Яңа елдан Пенсия фонды халыкны кабул итү пунктларын ябачак

Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалану өчен кәгазь гаризаларны күп функцияле үзәкләргә тапшырып булачак.

Ленара Мозаффарова: Яңа елдан Пенсия фонды халыкны кабул итү пунктларын ябачак
https://tatarstan.ru/

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елның гыйнварыннан Пенсия фонды бүлекчәләре чират буенча халыкны кабул итү пунктларын ябып, хезмәт күрсәтүне «Минем документлар» офисына күчерәчәк. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 елның гыйнварыннан Пенсия фонды кәгазь гаризалар кабул итүне туктатачак һәм бу кешеләр безгә киләчәк. Пенсия фондының кабул итү пунктлары ябылачак. Белгәнемчә, алар кабул итү көннәрен биштән икегә калдырдылар инде. Кабул итү көннәре әкренләп бетүгә бара. Хәзер тиешле килешүләр төзелә», — диде Ленара Мозаффарова.

Күп функцияле үзәк директоры сүзләренчә, катлаулы чор аркасында күп кенә дәүләт органнары бикләнгән. «Пандемия вакытында алар кешеләрне кабул итүдән туктады һәм әлегә кадәр кабул итми. Бары безнең хезмәткәрләр генә иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр халыкны кабул итеп утыра», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100