news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәрдән чыгуны тыймаячаклар

Татарстанда башкаласында яшәүчеләргә чит ил курортларына баруны чикләргә мөмкиннәр.

Казанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәрдән чыгуны тыймаячаклар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казан мэриясе, чит ил курортларына баруны чикләү ихтималын исәпкә алып, казанлылар өчен шәһәрдә күңел ачу чаралары әзерли. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Биредә чит ил курортлары хакында сүз бара, алар ябылыр, мөгаен. Ә Казаннан чыгуны тыймаячаклар», - дип искәртте Казан мэриясе матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев.

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин элегрәк эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, узган атнада Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Аннан Попова россиялеләргә Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә калырга киңәш иткән.

«Казанлылар бәйрәмдә парк һәм скверларга барырга теләячәк, әлбәттә. Шунлыктан иҗтимагый киңлекләрдә мәдәни программа оештыру хакында уйларга кирәк. Әмма моны зур чиратлар барлыкка килмәслек һәм кешеләр күпләп җыелмаслык итеп эшләү зарур», - диде ул.

Мэр билгеләп үткәнчә, эшкуарларга паркларда стационар булмаган сәүдә объектлары урнаштыру өчен аукционнар башлануы турында үз вакытында мәгълүмат бирелергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100