news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Малькевич Россиядә Пропаганда министрлыгы кирәк дип саный

«Күп кенә төбәкләрдә хакимият кешеләр белән сөйләшә белми, үз карарларын аңлата белми», - ди эксперт.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы – Илкүләм кыйммәтләрне саклау фонды президенты Александр Малькевич Россиядә Пропаганда министрлыгы оештыру кирәк дип саный. Ул сынау мәйданчыгын Татарстанда ясарга тәкъдим итте. Александр Малькевич бу фикерен «Идел» экспертлар клубы утырышында әйтте.

«Күп кенә төбәкләрдә хакимият кешеләр белән сөйләшә белми, үз карарларын аңлата белми. Аның өчен бу эшләрне билгеле бер сценарийлар һәм заказлар буенча мәгънәсен формалаштырып, социаль челтәрләр эшли. Бездә барысы да начар булуы һәм яшьләрнең киләчәкне күрмәве турында күп санлы сораштырулар укырга туры килә. Безгә Пропаганда министрлыгы кирәк дигән сүзләр популяр түгел, әмма ул безгә, чыннан да, кирәк», – дип искәртте Малькевич.

Малькевич фикеренчә, яңа үзәкне булдыру хакимият карарларын федераль дәрәҗәдә аңлату һәм аларны, шул исәптән милли идеягә кагылышлы өлешендә дә, алга этәрүдә кирәк булуына нигезләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100