news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 102 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 27 836 очрагы теркәлгән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 102 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«32 кеше хастаханәгә озатылган, 70 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 31, Чаллыда – 26, Әлмәт районында – алты, Чистай районында биш очрак ачыкланган. Моннан тыш, Түбән Камада дүрт очрак теркәлгән, өчәр очрак — Бөгелмә, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Тукай районнарында; икешәр — Яшел Үзән, Мамадыш районнарында.

Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында тәүлек эчендә бер кеше чирләгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 27 836 очрагы теркәлгән, 23 612 кеше (шуларның 17се – узган тәүлектә) терелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100