news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга Казаннан табиблар килде

Якын арада зур федераль үзәкләр белән консультацияләр уздырылачак.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Казаннан табиблар килде, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

«Беренче ярдәмне мондагы хирурглар күрсәткән иде. Барысы да квалификацияле эшләгән. Без хәзер алдагы практиканы билгелибез», — диде табибларның берсе Рөстәм Миңнехановка.

Якын арада зур федераль үзәкләр белән консультацияләр уздырылачак. 

Алдарак «Татар-информ» зыян күргән биш кеше Чаллыга БСМПга, ә бер кеше РКБга җибәрелгән дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100