news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Җәлилова әнисе Әминәгә нинди сыйфатлар хас булганын сөйләде

«Әти әнине бик яратканын беләм. Әни аңа гел тугры булды», — ди Муса Җәлилнең кызы.

Чулпан Җәлилова әнисе Әминәгә нинди сыйфатлар хас булганын сөйләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым эшчән, кыю ханым булган. Бу хакта Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Резеда Сәлаховага биргән интервьюсында сөйләгән.

Муса Җәлил булачак хатыны белән 1935 елда танышкан. «Әни бик чибәр иде, алар 1936 елда өйләнешәләр. Әти әнине бик яратканын беләм. Әни аңа гел тугры булды. Яшьли тол калуына карамастан, аның тагын кияүгә чыгу уенда да юк иде. Әти турында якты хәтер саклады. „Бу әтиегезнең кашыгы, әтиегезнең чокыры, әтиегез шулай дия иде, әтиегез мактады, әтиегез риза булмас иде“ дип гел әйтә иде», — ди Чулпан Җәлилова.

Ул әнисенең энергиясе ташып торган хатын-кыз булганын әйтте. «Эшчән, мәрхәмәтле күңелле, кыю кеше иде», — дип, Мәскәүгә күченгән чакларын искә төшерде. «Әти фронтка китеп, әни минем белән Казанда калгач, әти, аңа җиңелрәк булсын дип, Мәскәүгә әти-әнисе янына барырга киңәш итеп хат язган, чөнки әти-әнисе, бертуган апасы Мәскәү янында яшиләр иде», — диде.

«Мәскәүгә бару кыен, пропуск кирәк иде, әни берничә тапкыр вокзалга барып, билет алмакчы иде. Тик барып чыкмады. Минем бала күңелендә дә ул шундый ачык истә калган. Хәтерлим мин бу юлны, салкын, куркыныч иде, берничә тапкыр тикшерү булды. Безне күренмәс өчен өскә әйберләр каплый иделәр. Кемнәрнедер хәтта күз яшьләре белән куып чыгардылар. Ничек итсәк иттек, барып җиттек», — дип сөйләде Чулпан Җәлилова.

Ул Мәскәүдә Әминә Җәлилованың ике эштә берьюлы эшләгәнен әйтте. Аннары Муса Җәлилгә шик төшкәч, авыр вакытлар кичергәннәрен искә алды. «Әнине НКВД га чакыра иделәр. Мин 7-8 яшьлек укучы, әни миңа бик сөйләми. Мин, әни елагач, нәрсәдер булганын аңлый идем. Ул төннәрен йокламый иде», — диде. Шушы авыр көннәрендә Мәскәү, Казанннан моңарчы еш килгән дуслары килми башлаган.

«Гомуми фатирда 11 бүлмәнең берсендә яшәдек, дуслар килеп, идәндә дә куна иделәр. Ә авыр вакытлар җиткәч, Гази Кашшаф, Әхмәт Фәйзи, Язучылар берлегендә эшләгән Разия Фәизовадан кала бүтән беркем килмәде. Алар тугры дус булып калды. Әни кыю иде, кыенлыкларны кичте, эшләде. Киң күңелле булды, башка бүлмәдәге кешеләрне дә ашатты, гел булышасы килә иде. Аны эштә дә ярата иделәр. Дуслары да күп иде», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100