news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда «Хәтер бакчасы»нда агачлар утырту дәвам итә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Хәтер бакчасы» ачылган иде.

Аксубайда «Хәтер бакчасы»нда агачлар утырту дәвам итә
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 10 июль, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап нигез салынган «Хәтер бакчасы»нда агачлар утырту дәвам итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яңа микрорайонга волонтерлар — районның хезмәт коллективлары вәкилләре килде. Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин, утырту технологиясен аңлатып, алар белән кыска инструктаж үткәрде.

Бакча быел яз ачылды, әмма барлык үсентеләр дә тамыр алып үсеп китмәгән, алар урынына яңаларын утырттылар. Оешма хезмәткәрләре тырышып эшләде. Берәүләре чокырлар казыды, икенчеләре утыртты, өченчеләре утыртылган агачларга су сипте. Бер-ике сәгатьтән соң яшь чыршы, пирамидаль тирәк, корычагач үсентеләренең тигез сафларын күрергә була иде. Агач утыртуда район башлыгы Камил Гилманов та катнашты.

«Бу хәтер бакчасы совет солдатларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларын искә төшереп торачак. Аның өчен урын яхшы сайланган — биредә балалар бакчасы да янәшәдә генә, яңа урам да. Якын-тирә территория буенча планнарыбыз бар. Яңа микрорайонның киләчәге зур, аны бизәп, кирәкле объектлар төзиячәкбез», — диде ул.

Район җитәкчесе агач утыртуда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100