news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсендә консультант-робот Арни барлыкка килде

Иннополис белгечләре наноярдәмче ясаган.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Консультант-робот Арни Казанда урнашкан Республика клиник хастаханәсендә барлыкка килде. Наноярдәмчене Иннополиста француз эшләнмәләре базасында ясаганнар.

“Робот пациентларга ярдәм итәчәк һәм популяр сорауларга җавап бирәчәк. Ул хастаханә коридорында торачак. Роботны әле камилләштерәчәкләр. Ул зуррак булачак һәм рус телен тулысынча өйрәнәчәк”, - диде Республика клиник хастаханәсенең Иннополистагы тернәкләндерү медицина үзәге бүлеге җитәкчесе Илдар Садыйков.

  • Робот 10 килограмм чамасындагы авырлыкта. Аның буе 60 сантиметр.

news_right_1
news_right_2
news_bot