Азнакайда контракт буенча хезмәт иткән егетләр белән очрашу узды

Быел чакырылыш комиссиясен 443 егет үтәчәк. Көзен хәрби хезмәткә 70 ләп егетебез китәргә әзерләнә.

(Азнакай, 10 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Шушы көннәрдә Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев һәм туган якларга ялга, килешү срогы бетеп кайткан контракт буенча хезмәт итүче егетләребез, массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашында “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Сөйләшүне Айдар Хәләфетдин улы хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башлану, аның быелгы үзенчәлекләреннән башлап җибәрде.

–Районга җиткерелгән палннарны үтәп киләбез. Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе оешкан төстә, зур активлык белән бара. Октябрь башы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин рәислегендәге чакырылыш комиссиясе үзенең эшен яңартып җибәрде. Иң мөһиме – егетләребез хезмәткә үзләре теләп китә, солдат абруе елдан-ел үсә, илебезнең төрле почмакларында хезмәт иткән Азнакай егетләре турында бары тик мактау, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре язылган хатлар гына алабыз, – диде ул. Җитәкче районда алып барылган патриотик тәрбия эшчәнлегенә дә тукталды.

Быел чакырылыш комиссиясен 443 егет үтәчәк. Көзен хәрби хезмәткә 70 ләп егетебез китәргә әзерләнә.

ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев контракт хезмәте, аның таләпләре, яңалык-үзгәрешләре хакында таныштырып, соңгы елларда контракт хезмәтенә китәргә теләүчеләрнең сизелерлек артуын ассызыклады. Элек контракт буенча хезмәткә чакырылыш буенча хезмәтен үткәннәр генә алынса, хәзер исә армиягә бармаган югары һәм махсус урта белемле (көллият тәмамлаган) егетләргә дә мондый мөмкинлек бирелә. Иң мөһиме – сәламәтлек категориясе тиешле дәрәҗәдә булу кирәк. Ә инде яшькә килгәндә, хәрби килешүләр 18-39 яшьлекләр белән генә төзелә. Контракт төзүчеләр хәрби хезмәт урынын үзләре сайлый ала. Татарстанлыларны нигездә Үзәк һәм Көньяк округларга, республикабызга якын частьларга җибәрергә тырышалар. Шулай ук Кара диңгез флотында – Севастопольдә хезмәт итү дә абруйлылардан санала. Азнакайның унлап егете контракт белән хезмәт итүне сайлаган. Араларында Сахалинга киткән гаилә дә бар. Ире энергетик, хатыны – шәфкать туташы, икесе дә хезмәт итәләр.

Контракт хезмәтендәгеләргә тиешле социаль пакет, ташламалар каралган. Алар фатир яки тулай торак белән тәэмин ителә. З ел хезмәт иткәннән соң, җыелма ипотека программасында катнашып, теләгән җирдә фатир сайлау мөмкинлеге бирелә. Фатир бәясен дәүләт каплаячак. Шулай ук 3 ел хезмәт иткәннән соң ир-егет конкурссыз теләгән уку йортына керә, хәрби уку йортларында бушлай укый ала. Медицина хезмәте һәм тернәкләнү учреждениеләрендә дәвалану үтү дә бушлай. Хәрби хезмәткәр ел саен форма, башка кирәк-ярак белән тәэмин ителә. Контракт нигезендә хезмәт үтүченең хезмәт хакы да тиешле дәрәҗәдә – вазифасына, хәрби званиесенә, хезмәт стажына, квалификациягә, физик хәзерлеккә, ирешелгәннәргә карап, аерым хәрби шартларны исәпкә алып түләнә. 20 ел хәрби хезмәттә булганнар 45 яшьтән лаеклы ялга чыга. Шул рәвешле, контракт хезмәтен сайлаган кеше кризис һәм эшсезлектән тулысынча сакланган, диелә район хәбәрендә.