news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр арасында көзге ял өчен иң популяр юнәлешләрне атадылар

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 60 проценты ил эчендәге очышлар белән кызыксына.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Экспертлар авирейсларга булган ихтыяҗга анализ ясаган һәм россиялеләрнең бу көздә кайда ял итәргә җыенуын ачыклаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы OneTwoTrip сервисы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 60 проценты ил эчендәге очышлар белән кызыксына. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочига рейслар аеруча популяр.

Ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләр исемлегенә Калининград, Симферополь, Минеральные воды һәм Краснодар да кергән.

Чит илгә сәяхәткә килгәндә, рейтингта Төркия әйдәп баручы позицияне били. Икенче урында — Әрмәнстан, өченчедә – Мисыр. Шулай ук, сервис мәгълүматлары буенча, россиялеләр Үзбәкстан, Венгрия һәм Кипрга билетлар эзли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100