news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда беренче электробусны сынап карады

Беренче электробус Казан юлларында июль урталарында йөри башлады.

Рөстәм Миңнеханов Казанда беренче электробусны сынап карады
Фото: скриншот https://www.instagram.com/p/CTol2KsLwhw/

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан буенча йөри торган беренче электробуста йөреп карады.

«Электробусны сынап карадым. Уңайлы!» — дип язган ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз битендә.

Беренче электробус Казан юлларында июль урталарында йөри башлады. Ул Академик Глушко урамыннан елга портына кадәр 3 нче троллейбус маршруты буенча йөри.

Беренче ай эчендә электробус 12,5 мең пассажирга хезмәт күрсәткән, бу вакыт эчендә 700 гә якын уңай бәяләмә алынган.

Электробусны «КАМАЗ» компаниясе эшләнгән. Заманча инновацион транспорт 80 пассажирга исәпләнгән, 35 утыру урыны каралган. Тулысынча электр корылмасы алган аккумуляторларда йөрү запасы 50 км тәшкил итә, максималь тизлеге – 75 км/сәг. Электробус цифрлы прибор панеле, климат-контроль һәм видеокүзәтү системалары белән тулысынча җиһазландырылган. Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә барлык шартлар да тудырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot