news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин – татар баласы» бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелә

Катнашу өчен гариза 2021 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә.

«Мин – татар баласы» бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелә

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). «Мин — татар баласы» бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелә. Катнашу өчен гариза җибәрергә берничә көн калды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июлендә «ШАЯН ТВ» каналы «Мин — татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе игълан итте. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

Рәсем һәм эшләнмәләр 2021 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурска эшләрне сыйфатлы фотога төшереп, rasemtatar@mail.ru / tatareshe@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк, ди оештыручылар.

Бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителә. Җиңүчеләр ике номинациядә («Иң яхшы рәсем», 7-10 яшьлекләр һәм «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан, башка материаллардан эшләнгән әйберләр», 11-15 яшьлекләр) билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100