news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Сибай шәһәрендә Кымыз фестивале булды

Фестивальдә катнашучылар һәм шәһәр кешеләре мөстәкыйль рәвештә байталны саву һәм тайны ашату мәйданчыгы эшли.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанның Сибай шәһәрендә «КымызFEST» фестивале уза.

«КымызFEST» фестивалендә дегустация зоналары һәм кымыз әзерләү буенча остаханәләр эшли. Фестивальдә катнашучылар һәм шәһәр кешеләре мөстәкыйль рәвештә байталны саву һәм тайны ашату мәйданчыгы эшли.

Язучылар Лев Толстой һәм Антон Чехов, шагыйрә Марина Цветаева Башкортстанда ял вакытында нәкъ менә кымыз белән дәваланган.

Ул матдәләр алмашын нормальләштерә, оксидлашу-торгызу процессларын көчәйтә, нервларны тынычландыра, ашкайнату органнары, сулыш, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын дәвалый, кешенең иммунитетын арттыра. Шәһәр мәйданында бүген Милли ризыклар республика конкурс-фестивале уза.

Ярты ел дәвамында фестивальгә актив әзерлек алып барылды. Республиканың төрле почмакларында чаралар үткәрелде һәм Башкортстан халыкларының иң кызыклы проектларын һәм иң тәмле ризыкларын сайладылар.

Башкорт милли ризыкларын күрсәтергә Әбҗәлил, Баймак, Күгәрчен районнары вәкилләре һәм башкалар килгән иде. Зилаир районы вәкилләре рус халкының төп ризыкларын тәкъдим итте. Бәләбәй һәм Бирск районнары халкы чуваш һәм мари ризыклары турында сөйләде. Бүздәк районы осталары татар ашларын тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100