news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

21 сентябрьдән Россия белән Белоруссия арасында авиаэлемтә яңадан гамәлдә була

Бу хакта Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 21 сентябрьдән Белоруссия белән авиаэлемтәгә барлык чикләүләр алыначак.

«Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Хөкүмәт 2021 елның 21 сентябреннән Белоруссия белән авиация элемтәсенә барлык чикләүләрне бетерү турында карар кабул итте», диелә Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә.

Билгеләп үтелгәнчә, Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы югары булу сәбәпле, вакытлыча чикләнгән ике ил арасындагы авиаочышлар тулысынча торгызылачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot