news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills Russia чемпионаты финалында Татарстаннан 206 катнашучы чыгыш ясый

«Казан Экспо»да «Ворлдскиллс Россия» финалистларын күзәтү үзәге оештырылды.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Коронавирус «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII илкүләм чемпионаты финалының гадәти форматын үзгәртте. Анда дистанцион-көндезге форматта 2,8 мең укучы һәм студент ярыша, аларның 206сы - Татарстаннан.

Катнашучыларны күзәтү өчен Мәскәүдә һәм Казанда махсус үзәкләр оештырылды, аларның эш барышын һәм үтәлешен монитор аша экспертлар күзәтә.

«Ярышлар реаль мәйданчыкларда: көллиятләрдә, махсуслаштырылган һәм халыкара компетенцияләр үзәкләрендә уза. Конкурсантлар биремнәрне төбәктә видеокамералар контроле астында үти. Экспертлар ярышларның барышын реаль вакыт режимында күзәтә», - дип белдерде «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) берлегенең WS стандартлары һәм халыкара дәрәҗәдәге чемпионатларны оештыру буенча генераль директор урынбасары Карина Саликова.

Аның сүзләренә караганда, чемпионатны уздыру өчен бөтен Россия буенча мәйданчыкларда 8 мең камера урнаштырылган. Конкурсантларның эшләре визуаль контроль чаралары ярдәмендә читтән бәяләнә.

«Дистанцион рәвештә бәяләп булмаган эшләрне, экспресс-почта аша ярышлар белән идарә итүнең Новокузнецктагы төп үзәгенә яки ярышлар белән идарә итүнең Мәскәү һәм Казан мәйданчыкларында урнашачак ярдәмче үзәкләренә җибәрәчәкләр», - дип өстәде ул.

«Безнең компетенцияләрне бәяләү катлаулылыгы- ул дистанцион форматта булу. Мондый форматка күчү күп кыенлыклар тудырды. Һәр төбәк өч камера күзәтүе астында, без биремнең үтәлешен зур планда карый һәм барлык детальләрне дә тикшерә алабыз», — дип сөйләде чемпионатның баш эксперты, компетенцияләр менеджеры Марина Казакова.

«Ворлдскиллс Россия» илкүләм чемпионатының финалы ел саен «Мәгариф» илкүләм проектына керүче «Яшь профессионаллар (һөнәри белемнең көндәшлеккә сәләтен арттыру)» федераль проекты буенча уза.

Җиңүчеләрне игълан иткәннән соң сайлап алу үткәреләчәк һәм иң яхшы кандидатлар WorldSkills Russia илкүләм җыелма командасы составына керәчәк. Алар халыкара ярышларда — EuroSkills һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында һәм WorldSkills Competition дөнья чемпионатында ил данын яклаячак.

Быел финал 6-21 сентябрь көннәрендә җиде һөнәр блогы: төзелеш һәм төзелеш технологияләре, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, транспорт һәм логистика, мәгариф буенча уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100