Татарстан Конституциясенә багышланган иң яхшы видеоролик конкурсы игълан ителде

Конкурста катнашу өчен гаризалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Конституция суды Татарстан Конституциясенә багышланган иң яхшы видеороликка конкурс игълан итте, дип хәбәр итә Суд матбугат хезмәте.

Конкурс «гражданнарны хокукый агарту, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру һәм халыкның хокукый культурасын үстерү максатларында» үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча (843) 264-74-86 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.