news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында Зәйдулла Зариповка мемориаль такта ачтылар

Чара ТАССРның 100 еллыгын, район оешуның 90 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.

Чүпрәле районында Зәйдулла Зариповка мемориаль такта ачтылар
«Туган як» газетасы

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Чүпрәле районында Зәйдулла Зариповка мемориаль такта ачтылар. Чара ТАССРның 100 еллыгын, район оешуның 90 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Бу турыда «Туган як» газетасы яза.

Тантаналы митинг Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, район башлыгы Марат Гафаров, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан сугышы ветераннары, мәктәп укучылары һәм гади авыл халкы катнашында узды.

Татьяна Ларионова сүзләренчә, бүгенге вакыйга Чүпрәле районы өчен генә әһәмиятле түгел. «Зәйдулла Зарипов — сугышка киткән 750 мең татарстанлыларның берсе, шуларның яртысы әйләнеп кайтмады. Җиңүнең 75 еллыгы елында без алар турында искә төшерәбез, аларның батырлыгын онытырга ярамый», — диде ул.

Район башлыгы Марат Гафаров Зәйдулла Зарипов истәлеген мәңгеләштерү идеясенең хезмәт ветераны Габделхарис Әлимовныкы булуын әйтте. Аның фикеренчә, Зәйдулла Зариповның тормыш юлын батырлык дип атарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100