news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районында «Таллы чишмә» ачылды

Белгечләр чыганакны торгызу буенча зур эш башкарган һәм аның янәшәсендәге территорияне дүрт функциональ зонага бүлгән.

Азнакай районында «Таллы чишмә» ачылды
«Знамя труда»

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Азнакай районында Мәлбагыш авылыннан ерак түгел урнашкан «Таллы чишмә» чишмәсе ачылды. Бу хакта «Знамя труда» газетасы яза.

Родник һәм аның янәшәсендәге территорияләр ташландык хәлдә иде. Чишмә чыга торган нигез җимерелгән, болан һәм Шүрәле декоратив фигуралары бозылган, буа ләм белән капланган, ә территориянең күпчелек өлеше сазлыкка әверелгән.

Белгечләр чыганакны торгызу буенча зур эш башкарганһәм аның янәшәсендәге территорияне төрле яшьтәгеләр өчен дүрт зонага бүлгән. Балалар мәйданчыгында таганда атынырга һәм футбол уйнарга була. Хәзер салкын көнне учак янындагы эскәмияләргә утырып җылынырга һәм гитарага кушылып җырларга да урын булдырылган.

Татарстандагы чишмәләр турында риваятьләр бар. Ул аларның килеп чыгышы һәм су үзлегенә бәйле. Чишмәне ачканчы Мәлбагыш авылының мактаулы гражданины Фәнзат Исмәгыйлев «Таллы чишмә» тарихы турында сөйләде.

Риваять буенча бу авылда яшәүче Рәбига исемле кыз чишмәгә юлыккан һәм суын эчкән. Суның дәвалау үзлеге нәтиҗәсендә ул матурлыгын һәм яшьлеген саклап калган. Рәбиганең яшь булып калу серен дус кызлары белеп алган һәм чишмәне төзекләндергәннәр. Әмма вакыт узу белән чишмә турында онытканнар. Авылда яшәүчеләр янә аны тапкан һәм уртак көч белән төзекләндергәннәр. Алар чишмә янында тал үсеп утыруын күргән һәм «Таллы чишмә» дип исем биргән.

Яңа зонаның символик ачкычын Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Эльмира Әхтәмовага тапшырганнар. Ул кешеләрнең «Таллы чишмә”нең матурлыгын бәяләвенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәүләренә ышануын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100