Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан көзге ялларда сәяхәт итү өчен иң популяр 10 шәһәр арасына керде
Татарстан башкаласында туристлар уртача алганда 1,9 мең сум акча тота.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казан 2019 елда көзге ялларда сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингына керде. Бу хакта Tvil.ru сервисы хәбәр итә.
Исемлектә Ялта – беренче, Севастополь – икенче, Санкт-Петербург – өченче, Мәскәү – дүртенче, Казан бишенче урынны били.
Сервис мәгълүматларыннан күренгәнчә, туристлар торак арендалау өчен тәүлегенә 1,3-9 мең сум акча сарыф итә. Иң арзанлы ял – Краснодарда (шәһәр исемлектә 6нчы баскычта урнашкан), Казанда туристлар уртача алганда 1,9 мең сум акча тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз