Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2024 елга киселгән урманнарны 100 процент күләмдә торгызу максаты куелган
Бүген һәлак булган урман мәйданнары 62 процент дәрәҗәдә торгызыла.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2024 елга юкка чыккан, киселгән урманнарны нәкъ шул кадәр үк күләмдә, яки 100 процент дәрәҗәдә торгызу ниятләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.
"Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстанда урманнарны саклау" төбәк проекты 2019-2024 елларда гамәлгә ашырылачак.
Һәлак булган урманнар һәм яңа пәйда булганнарында 100 процентлы баланска ирешү өчен ике төп индикатор күздә тотыла. "Һәлак булган һәм киселгән урманнар урынында аларны янә торгызу, киңәйтү һәм урман янгыннарыннан зыянны булдырмау зарур", - диде Кузюров. Аның сүзләренчә, бүген юкка чыккан урманнар урынына яңадан торгызу, киңәйтү 62 процент күләмендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз