news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балигъ булмаган балалар паспортында яшәү урыны буенча теркәлү турында штамп булмаячак

Яшәү урыны буенча теркәлү электрон рәвешкә күчереләчәк.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Россиядә паспортта яшәү урыны буенча теркәлү турында штампларны мәҗбүри куюдан баш тартырга ниятлиләр, дип белдерде Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе башлыгы Валентина Казакова.

Интерфакс хәбәр иткәнчә, бу яңалык балигъ булмаган балаларга 2022 елда ук кагылачак.

«Социаль әһәмияткә ия дәүләт хезмәтләрен алга таба цифрлы трансформацияләү федераль реестрларда тиешле мәгълүматларны яңадан тикшерү файдасына әлеге штамплардан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, балигъ булмаганнар өчен яшәү урыны буенча теркәлүне беренче этапта 2022 ел уртасында ук электрон рәвешкә күчерергә планлаштырабыз», — диде Казакова журналистларга.

news_right_1
news_right_2
news_bot