news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеоүзәгендә көзге һава торышы киләчәге турында кисәттеләр

Илнең Европа өлешендә температура алты-җиде градуска түбәнәячәк.

Россия Гидрометеоүзәгендә көзге һава торышы киләчәге турында кисәттеләр

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Бу атнада Россиянең Европа өлешендәге урта полосада көзге һава торышы хакимлек итәчәк. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Россиянең Европа өлешендә температура алты-җиде градуска төшәчәк. Сишәмбе көнне Идел буе федераль округында һәм Үзәк федераль округның көнбатышында температура түбәнәя башлаячак», - дип хәбәр итте метеоролог.

Вильфанд сүзләренчә, алдагы көннәрдә кояш болыт артына качачак, көчле булмаган, әмма озакка сузылган яңгырлар көтелә. Мондый көзге һава торышы эш атнасы ахырына, хәтта шимбәгә кадәр дәвам итәчәк.

Моннан тыш, синоптик Россиянең Европа өлешендә коену сезонының тәмамлануын искәртте. «Алга таба инде кояш энергиясе сулыкларны җылыта алмаячак», - дип ачыклык кертте ул.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда көчле җил һәм яңгырлар көтелүе хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100