news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор идарәсендә быел чит илдә ял итүне кичектереп торырга чакырдылар

Иң яхшысы – чираттагы ялны Россиядә, үз төбәгеңдә үткәрү.

 Роспотребнадзор идарәсендә быел чит илдә ял итүне кичектереп торырга чакырдылар
Солтан Исхаков

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел чит илдә ял итүне кичектереп торырга һәм чираттагы ялны Россиядә, иң яхшысы – үз төбәгеңдә үткәрергә кирәк. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Коронавируска бәйле вазгыятьнең үзгәреп торуын исәпкә алып, иң яхшысы – туган илеңдә, үзең яши торган субъектта ял итәргә һәм чит илгә баруны кичектереп торырга кирәк», - дип искәртте Авдонина.

Әгәр чит илгә чыгарга уйлагансыз икән инде, юлда, ял иткән вакытта һәм кире әйләнеп кайткач саклык чаралары турында онытырга ярамый, диде Любовь Авдонина.

Моннан тыш, Россиягә кайту белән өч көн эчендә коронавируска ПЦР-мазок тапшырырга кирәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзорда коронавирусны Татарстанга каян алып кайтулары хакында сөйләгәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100