news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта күп балалы гаиләләр «Төньяк» яңа микрорайонына йорт сала башлаганнар

Биш елда стадион артында егермегә якын йорт төзелгән. План буенча, территориягә 280гә кадәр җир кишәрлеге сыя.

Мамадышта күп балалы гаиләләр «Төньяк» яңа микрорайонына йорт сала башлаганнар
«Нократ»

 (Казан, 10 август, «Татар-информ»). Моннан биш ел элек Мамадышта күп балалы гаиләләргә «Төньяк» микрорайонында бушлай җир бирә башладылар. Бу еллар дәвамында стадион-ипподром артында егермеләп йорт төзелгән. План буенча, территория 280 кишәрлек сыйдырырга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Газинур белән Ләйсән Хисмәтуллиннар өч малай тәрбияли. Үз җир кишәрлекләрен 2019 елның көзендә төзекләндерә башлаганнар. Мунча һәм ике катлы йорт салынган, бакчада бәрәңге үсә. Әлегә өч бүлмәле фатирда яшиләр, ләкин үз йортларына күчәргә телиләр.

Лилия белән Радик Хуҗиевлар Үзәк район хастаханәсендә эшли, шулай ук өч бала тәрбияли. Җир алганнар, тик әлегә берни дә төземәгәннәр. Җир кишәрлеген бакча буларак файдаланалар.

«Безнең күршедә табиблар күп. Каршыдагы йорт — шәфкать туташы гаиләсенеке. Артта каралты-курасыз әйләндереп алынган җир кишәрлеге табибныкы», — диде Лилия.

Кайбер гаиләләр җир алган һәм шунда ук аны саткан. Михаил Мазилов җир кишәрлеген күп балалы гаиләдән 170 мең сумга сатып алган. Бу җәйдә йорт төзи башлаган, хәзер түбә ябалар.

Микрорайонда яшәүчеләр территориядә газ булмауга зарлана. Михаил Мазилов сүзләренчә, көзен газ торбаларын салу эшләрен башларга вәгъдә итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100