news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы үз туган көнендә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте

Нәкъ шушы көнне 90 ел элек ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Әлки районы төзелү хакында карар кабул итә.

Әлки районы үз туган көнендә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 10 август, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мардегаллямова). Әлки районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Нәкъ шушы көнне 90 ел элек ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Әлки районы төзелү хакында карар кабул итә. ТАССРның 100 еллыгы әләменең 10 августта районга килүе аның юбилеена үзенчәлекле бүләк булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Флаг эстафетасын кабул итү чарасы Базарлы Матак Үзәк паркында ачык һавада үтте. Тантана Ленар Гыймаев башкаруында «Туган ягым минем Татарстан» җыры белән башланып китте. Аннан соң татар милли киемнәреннән алып баручы кызлар район башлыгы Александр Никошинга сүз бирде.

«2020 ел күренекле даталарга һәм вакыйгаларга бай. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Бүген районның туган көне. Без аны зур хезмәт җиңүләре белән каршылыйбыз», — диде ул.

Әлки төбәге елдан-ел күркәмләнә, парклар һәм скверлар төзекләндерелә, ФАПлар төзелә, авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналары яңартыла, районның барлык торак пунктларына юллар салынды, мәдәният учреждениеләре төзелә һәм ремонтлана. Быел гына да 25 төзелеш объекты файдалануга тапшырылачак.

Эстафетаны кабул итүгә багышланган бәйрәм чараларында аңа татар милли-мәдәни автономияләре теркәлгән субъектлар флагларының 68 эмблемасы беркетелде. ТАССРның 100 еллыгы флагының республика буенча сәяхәте 25 июньдә Татарстан башкаласында башланды. Эстафета республиканың барлык 43 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округы буенча уза.

Ул Менделеев, Алексеевск, Нурлат, Аксубай, Апас районнарында булган. 30 августта Казанда Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Эстафетаның финал чарасы була. Анда Татарстан АССРның 100 еллыгы флагын сәхнәгә тантаналы тстә алып чыгып хөрмәтләячәклр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100